Вкладлары иминиятләштерелә
Яшәеш

Вкладлары иминиятләштерелә

Вкладларны иминиятләштерү системасы хәзер кече эшмәкәрләргә дә кагылачак.

Вкладларны иминиятләштерү турындагы законга үзгәрешләр кертелә. 2019 елның 1 гыйнварыннан  шушы законга ярашлы рәвештә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына кертелгән кече предприятие­ләрнең вкладлары һәм исәп-хисаплары иминиятләштерелә.
Аларга бу хокук реестрга белешмәләре кертелеп, иминиятләштерелгән көннән алып бирелә. Андый предприя­тиеләр өчен башка иминиятләштерелгән вкладчылар кебек үк гомуми кагыйдәләр буенча бер банкта акчаны кайтару күләме 1 400 000 сум тәшкил итә, дип хәбәр итә шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Хәйдәр Кадыйров.


Нет комментариев