Яшәеш

ТР Министрлар Кабинеты бинасын ремонтлауга 94,7 млн сум бүленгән

Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Иң зур чыгым — 42,3 миллион — вентиляция системасын модернизацияләүгә бүлеп бирелгән. Шулай ук, техник документация мәгълүматларына караганда, масштаблы эшләр 0 катта да планлаштырыла. Анда төзекләндерү эшләре башкарылачак, стеллажлар куелачак һәм электр үткәргечләре яңартылачак. Беренче катта, үз чиратында, төзекләндерү һәм электр монтажлау эшләре каралган. Тугызынчы катта, мәсәлән, обойлар ябыштыру һәм ике утырышлар залында тавыш көчәйткечләрне көйләү эшләре башкарылачак.

КП Казань


Нет комментариев