Яшел Үзән

ТОРМЫШНЫ ҖИҢЕЛӘЙТИМ ДИСӘҢ...

Оялтырлык гамәл кылсагыз: “Бәхәстә отылдым, шундый җәза бирелгән иде”, — диегез. 

📌Әгәр кеше алдында чыгыш ясаганда сүзегезне оныта торган гадәтегез бар икән, яныгызга шешә белән су куярга гадәтләнегез. Әйтәсе фикерегез онытылгач, су эчеп куегыз һәм төртелеп калуыгызны беркем сизмәс. 

📌Зур кибеттә сатучыны таба алмасагыз, берәр кыйммәтле товарның бәясен карагыз. Сатучы шундук килеп җитәчәк. 

📌Кибет киштәләрендә арзанлы товарларны күз күреме сызыгыннан аскарак яки өскәрәк урнаштыралар, шуны онытмагыз. 

📌Өйдән чыкканда берәр әйберне онытып калдырмас өчен, аны аяк киеме эченә салып куярга була. Шулай эшләгәндә, ул онытылмас. 

📌Үзегез белән блокнот һәм ручка йөртергә гадәтләнегез. Алар кирәкле әйберләрне онытмаска ярдәм итәр. 

📌Телефонны “авиарежим”га куйсаң, ул ике тапкыр тизрәк корылачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: