Яшел Үзән

ТӘМЛЕ КИШЕР ЯФРАГЫ

Кишернең яфрагы – аның тамыры кебек үк файдалы. Күз күременә дә, бавырга да һ.б уңай йогынтысы зур.

Яфракларны юып, турарага һәм киптерергә кирәк. Пешеп чыгар алдыннан барлык төр беренче ашаларга кушарга. Ризыкның тәмен бозмаячак, ә файдасы - шиксез. Шулай ук, чәй итеп тә эчәргә мөмкин. 
Ә менә сусыл чөгендер яфрагын вак итеп турап, катырырга кирәк. Кыш көне щи, борщка кушарга яки җиңел аш – шул яфраклар һәм тугланган йомырка кушып пешерергә була. Тәмле дә, файдалы да!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 12 август 2019 - 19:43
    Без имени
    Быел яфраксыз да собеханалла уңыш!