Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта инфекция таралуга каршы көрәш буенча төбәк оператив штабы хәбәр итә.
Аның мәгълүматларына караганда, 1935 елда туган хатын-кыз һәм 1951 елгы ир-ат вафат булган. Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
26 майга республикада 495 COVID-19 үлем очрагы теркәлгән.
Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 21 327гә җиткән. Барлыгы 18 264 пациент дәваланды.
Нет комментариев