Яшел Үзән

Татарстанда мәктәп укучыларына мобиль телефоннар куллануны тыячаклар

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәптә телефоннар куллануга каршы булуын әйтте.

“Әйе, баланың ниндидер очракларда әти-әнисенә шалтыратырга хокукы булырга тиеш. Педагог, моны тиеш санап, аңа рөхсәт бирә. Әмма бу дәрес вакытында булырга тиеш түгел”, — дип белдерде министр.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы уку-укыту барышында мәктәпләрдә укучыларның телефон куллануын тыюны тәкъдим итәчәк.

“Дәрес барганда телефон кулланырга ярамаган мәктәпләр бар. Балалар да, ата-аналар да биредә тәртип булганын аңлап, бик теләп килә”, — дип билгеләп үтте ведомство башлыгы.

http://www.tatar-inform.tatar/
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: