Татарстанда коронавирустан ир-ат һәм хатын-кыз үлгән
Яшәеш

Татарстанда коронавирустан ир-ат һәм хатын-кыз үлгән

Татарстанның тагын ике кешесе Covid-19 коронавирусы корбаннары булды. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Татарстанда коронавируслы инфекциядән ике үлем очрагы теркәлде <…>, - дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Covid-19 дан 1941 елгы ир-ат һәм 1969 елгы хатын-кыз вафат булган. "Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланды. Вирус идентификацияләнгән ", - дип ачыклык керттеләр министрлыкта.

Шулай итеп, Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 2021 елның 9 июненә 511кә җитте.


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Кайчан бетэр бу?!!!