Татарстанда коронавирустан биш хатын-кыз үлгән
Яшәеш

Татарстанда коронавирустан биш хатын-кыз үлгән

Татарстанның тагын биш кешесе Covid-19 коронавирусы корбаннары булды, алар барысы да хатын-кызлар. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән биш үлем очрагы расланды», - дигән мәгълүмат бирәләр ведомствода.


Covid-19дан республикада яшәүче 1935, 1936, 1939, 1943 һәм 1950 елгы хатын-кызлар вафат булды.

 

"Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланды. Вирус идентификацияләнгән ", - дип ачыклык кертәләр министрлыкта.



Шулай итеп, Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән SARS-CoV-2 корбанының гомуми саны 2021 елның 28 декабренә 1425кә җиткән.


Нет комментариев