Татарстанда ел эчендә тавык йомыркасы да кыйммәтләнгән. 2026 елның июлендә аның бәясе 2025 елның июле белән чагыштырганда 22,1 процентка арткан, диелә Росстат белгечләре әзерләгән ТР социаль-икътисадый хәле турындагы докладта.
Топ лидеры – шикәр
Республикада иң кыйммәтләнгән продуктлар рейтингына шулай ук шикәр комы (+19,6 процент); ит һәм кош ите (+12,4 процент); җәмәгать туклануы (+8,4 процент); кондитер әйберләре (4,3 процент), шулай ук колбаса, ит һәм кош итеннән продуктлар (+4 процент) керде.
Көнбагыш маен һәм токмач +0,9 процентка гына арткан.
Икмәк һәм камыр ризыклары 11,5 процентка; балык продуктлары – 9,8; алкогольле эчемлекләр – 11,7 процентка кыйммәтләнгән.
Яшелчәләр арасында кәбестә – +20,8 процент, бәрәңге – 11,2 процент, суган – +0,3 процентка үскән.
Ел эчендә ярмалар һәм кузаклылар, бодай оны, сөт һәм сөт продукциясе, атланмай, җимешләр һәм цитруслар бәясе кимегән.
Челнинские известия
Нет комментариев