Татарстанда исерек машина йөртүчене telegram-канал ярдәмендә тотканнар
Яшәеш

Татарстанда исерек машина йөртүчене telegram-канал ярдәмендә тотканнар

Шушы көннәрдә telegram-каналга хәбәр килде: Яңа шәһәрнең бер йорты ишегалдында машина йөртүче исерек хәлдә руль артына утырган.

15 минуттан ЮХИДИ экипажы инде урынга килә. Мәгълүмат раслана. Тоткарланучы 56 яшьлек ир-ат булган, ул алкогольле эчемлек кулланган.

Ир-атка 30 мең сумга кадәр штраф, шулай ук машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный. Аның автомобиле махсус стоянкада урнашкан.

telegram-канал юлларда тәртип бозучылар турында хәбәр итсеннәр өчен оештырылган.


Нет комментариев