Татарстанда коронавирустан тагын өч үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта инфекция таралуга каршы көрәш буенча төбәк оператив штабы хәбәр итте.
Аның мәгълүматларына караганда, 1935, 1940 һәм 1942 елларда туган ир-атлар вафат булган. Вирус патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә идентификацияләнгән.
Татарстанда пандемия башланганнан бирле COVID-19дан үлүнең 468 очрагы теркәлгән. Республикада коронавирус йоктыручыларның гомуми саны 20 638гә җиткән. Барлыгы 17 645 пациент дәваланды.
Нет комментариев