Татарстанда бүген 22 градуска кадәр суык булыр дип көтелә
Яшәеш

Татарстанда бүген 22 градуска кадәр суык булыр дип көтелә

Бүген, 16 гыйнварда, Татарстанда алмашынучан болытлы һәм явым-төшемсез һава торышы көтелә.

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән -18 градуска кадәр суыта, аяз булганда термометр баганасы -22 градусны тәшкил итәчәк. Көндез -8 ..-13 градус булыр дип фаразлый синоптиклар.
  
Синоптиклар шулай ук юлларда бозлавык турында кисәтә, игътибарлы булыгыз!


Нет комментариев