Татарстан синоптиклары ял көннәрендә һава торышының яхшыруын көтә
Яшәеш

Татарстан синоптиклары ял көннәрендә һава торышының яхшыруын көтә

ТР Гидрометүзәге якындагы биш көнгә һава торышы фаразын төзеде. Ялларда җылы һава торышы көтелә, явым-төшем булмас кебек.

Җомга көнне Татарстан территориясе төньяк-көнбатыш циклонның атмосфера фронты йогынтысында булачак. Синоптиклар яңгырлар, яшеннщр һәм көчле җил белән 15-20 м/с ка кадәр һава торышы вәгъдә итә. Көндез 15-20 градус җылы булачак.

Җомгадан шимбәгә каршы төндә яңгыр булырга мөмкин, әмма ялларда синоптиклар явым-төшем фаразламый. 12 сентябрьдә көндезге температуралар +15°С тан +20°ка кадәр тирбәлә. Якшәмбе, 13 сентябрьдә, Цельсийның +17- +22 градусына кадәр җылына.

Киләсе атна башына алдан фараз күңелле түгел. Республика яңадан болытлы һәм яңгырлы циклон йогынтысында калачак. Температура нольдән 13-19 градуска кадәр югары булачак.


Нет комментариев