Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан синоптиклары яңгырлар һәм томан турында кисәтә

Көндез республика буенча һава 26 градуска кадәр җылыначак.

Иртәгә, 28 майда, Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән томан төшә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, бүген, 27 майда, аерым районнарда кичен кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан исеп, секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе мөмкин.

Төнлә һава температурасы 8 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы +21дән +26 градуска кадәр көтелә.

Элегрәк КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев төбәккә җылы һава торышы кайтуын хәбәр иткән иде.

«Татар-информ»

Фото: архив/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев