Татарстанның консолидацияләнгән бюджетының 2027 елга керемнәре 619,1 млрд сум, чыгымнары 627,6 млрд сум күләмендә булачак дип фаразлана.
Кытлык 8,5 млрд сумны тәшкил итәчәк. Бу хакта 9 сентябрьдә ТР Министрлар Кабинеты утырышында республика Премьер-министры Алексей Песошин белдерде.
Керемнәрнең төп чыганаклары — керем салымы, шәхси затлардан алына торган табыш салымы (НДФЛ) һәм милек салымы, дип сөйләде Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов.
Керем салымы буенча 2027 елга 135,6 млрд сум, 2028 елга — 141,1 млрд, 2029 елга — 146,7 млрд сум каралган. НДФЛ керемнәренең консолидацияләнгән бюджетка 2027 елга күләме 252,7 млрд сум, милек салымыныкы — 53,7 млрд сум дип фаразлана. Министр сүзләренчә, фаразда икътисади һәм геосәяси хәл белән бәйле рисклар исәпкә алынган.
Новости Татарстана
Нет комментариев