Яшел Үзән

Субсидия кайчан бирелә?

– Сыерга субсидия акчасын әле дә алмадык. Нинди хәл инде бу, йә?! Без бит инде ул сыерны рәхәт тормыштан асрамыйбыз. Азрак хөкүмәттән ярдәм булыр дип көткән идек, анысы да юк. Хәзер өч баланы мәктәпкә җыендырасы бар, аптыраш инде менә. Субсидия акчасын кайчан бирерләр икән? Акъегеттән укучыгыз

– Әйе, үзебез дә түземсезлек белән көтәбез инде ул акчаны. Чөнки безгә дә халык бик күп мөрәҗәгать итә. Иң беренче финанслау булганда республикада берничә район алды ул субсидияне. Безнең кебек тилмереп көтүчеләр бихисап. Шушы август-сентябрь айларында бирерләр дип ышанып калабыз, – дип җавап бирде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге консультанты Лилия Баһаветдинова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 14 август 2019 - 14:40
    Без имени
    Субсидия килде, кайгырмагыз