Яшел Үзән

Рецептны алу җиңеләйгән

Хәзер наркотик матдәле даруларга рецептны өйдән торып та алырга була. Моңа кадәр андый даруларны алуның үз кыенлыклары бар иде. Әлбәттә инде, аларга мохтаҗ булган авыруларга да бирелгән рецептка имза куйдырып йөрү мәшәкате яшәп килде.

Сәламәтлек саклау министрлыгы, наркотик һәм психотроп дару препаратларына рецепт бирү тәртибенә ачыклык кертә. Хәзер аларны медицина учреждениесе җитәкчесенең имзасы белән расларга кирәк булмаячак. Шулай ук, махсус рецептура бланкларын теркәү, исәпкә алу һәм саклау кагыйдәләрендә дә үзгәрешләр бар. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: