Татарстанда коронавирустан тагын өч үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта инфекция таралуга каршы көрәш буенча төбәк оператив штабы хәбәр итте.
Аның мәгълүматларына караганда, 1947, 1951 һәм 1963 елларда туган өч ир-ат вафат булган. Вирус патологик-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә идентификацияләнде.
16 майга булган мәгълүматларга караганда, ТРда 483 COVID-19 үлем очрагы теркәлгән. Республикада коронавирус белән авыручыларның гомуми саны 21 010 га җитте. Барлыгы 17 980 пациент дәваланды.
Нет комментариев