М.П.Афанасьев: «Мин районның укыту системасы өчен тыныч, чөнки бездә иң яхшы педагоглар эшли»
Яшәеш

М.П.Афанасьев: «Мин районның укыту системасы өчен тыныч, чөнки бездә иң яхшы педагоглар эшли»

Яшел Үзәндә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Шәһәребезнең «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе бинасы ул көнне районыбызның мәгариф хезмәткәрләрен һәм бик күп кунакларны үзенә җыйды. Темасы – «Заманча шартларда дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек чаралары белән Россиянең лаеклы гражданын тәрбияләү».

Утырыш РФ Мәгариф министры Сергей Кравцовның видео-чыгышыннан башланды. Ул педагогларга башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм яңа уку елы белән котлап, системадагы үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырды.

Белем бирү дә, шартлар да яхшы

Фото: Илсөя Садыйкова

– Яшел Үзән районында белем бирү дәрәҗәсенең югарылыгы, сыйфаты традицион рәвештә елдан ел исбатланып тора. Бездә чын профессионаллар, күңелләрен биреп эшләүче чын педагоглар хезмәт куя. Районыбызда укыту системасы республикада иң көчлеләр рәтендә һәм бу күрсәткеч ел саен бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре белән аклана. Быел йөз баллга 13 укучы иреште һәм 96 укучы медальгә лаек булды. Аттестатсыз бер бала да юк, – дип ассызыклады Михаил Афанасьев.

– Балаларыбызга белем алу өчен шартлар елдан ел яхшыра бара, без бу юнәлештә зур эшләр алып барабыз. Бүген Октябрьский бистәсендә балалар бакчасы төзелеше дәвам итә, Медицина һәм Суднолар төзү көллиятләрендә ремонт ясалды, Әйшә гимназиясе, Зур Ключи, Олы Яке, Татар Танае, Олы Ачасыр мәктәпләре капиталь төзекләндерелгән. Осиновода балалар сәнгать мәктәбе салына. Киләчәктә әле тагын яңа уку йортлары калкып чыгачак. Яңа уку елында зур уңышлар телим, ул тагын да нәтиҗәлерәк булсын, алга таба да шулай кулга-кул тотынышып эшлик.

«Ватан нидән башлана?»

Районыбызның мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева докладын бик үзенчәлекле һәм кызыклы итеп, Михаил Матусовскийның «С чего начинается Родина?» шигыре юлларына җавап рәвешендә төзегән иде.

Фото: Илсөя Садыйкова

– Заводлар эшләп торганда – ил яши, – дип башлады ул чыгышын. – Чөнки аларның ышанычлы терәге белән безнең мәгариф системасы алга атлый, сәләтле укучыларыбыз зур җиңүләргә һәм уңышларга ирешә, киләчәккә өмет белән карый, эш белән тәэмин ите­лә. «Билет в будущее» масштаблы федераль профориентация проектында эшләвебез алар булышлыгы. Киләчәк буынга шундый мөмкинлекләр тудыруда зур өлеш керткән шәһәребезнең зур оешма җитәкчеләренә: Радик Хәсәновка, Ренат Мистаховка, Александр Филипповка, башлыгыбыз Михаил Афанасьевка һәм башкаларга зур рәхмәтләремне җиткерәм.

Фото: Илсөя Садыйкова

200 млн 500 мең сумлык финансланган «Профессионалитет» белем арттыру федераль программасында илкүләм 22 катнашучыдан 4 җиңүче арасына икесе безнең «Механика көллияте» белән «Суднолар төзү» көллияте. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» – ул акция генә түгел, ә беренче сыйныфка баручыларга олылардан якты киләчәккә хәер-фатыйха. Гомумән, бездә балаларны мәктәпкә җыю бик җайлы. Чөнки, завод җитәкчеләре бер вакытта да «юк» дими. Алар ярдәме аркасында районда бер генә балалар бакчасы да, бер генә мәктәп тә оптимальләштерелмәде.

Рәисә Вәлиевна докладында районыбызның мәгариф системасына кергән бер генә оешманы да, бер генә мәсьәләне дә читтә калдырмады. Һәрберсенең эшчәнлегенә, уңыш­ларына, аерым тукталды. Яңа укыту программасының кимчелекләре дә, уңайлыклары да, замана яңарышлары да читтә калмады.

Саннарга күчик

«С той песни, что пела нам мать» – бу юллар балалар бакчаларына багышланды.

  • Районыбызда мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү белән 58 учреждение шөгыльләнә.
  • Аларга 4 айдан алып 8 яшькәчә 7777 бала йөри.
  • Барлыгы 1775 хезмәткәр эш­ли, шуларның 728е – тәрбиячеләр.

Балалар шул яшьтән үк район һәм шәһәребезнең иҗтимагый тормышында актив катнаша, бакчада ук бик күп нәрсәгә өйрәнә.

Фото: Илсөя Садыйкова

«С картинки в твоем букваре» – сүз дәреслекләр һәм гуманитар циклдагы дәресләрнең яшьләрдә гражданлык формалашуындагы роле турында булды.

  • Яңа уку елыннан Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре буенча ике мәҗбүри курс: «Яшәү – эшчәнлек иминлеге» һәм «Башлангыч хәрби әзерлек» укытыла башлаячак.
  • Һәм «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» дәресе агымдагы уку елының икенче яртыеллыгында 5нче сыйныфларга, ә 2027 елның 1 сентябреннән 5-7нче сыйныфларга атнасына берәр сәгать укытылачак.
  • 5нче сыйныфларда инглиз теле атнасына ике сәгатькә кала.
  • Тарих дәресе сәгатьләре арта: 5-8нче сыйныфлар атнага өч, 9нчы сыйныф – ике сәгать укыячак.
  • 2028 елдан барлык 9нчы сыйныфлар өчен тарихтан телдән мәҗбүри имтихан кертү планлаштырыла.

Фото: Илсөя Садыйкова

«С хороших и верных товарищей» – уку йотларындагы иҗтимагый агымнар, спорт командаларының уңышлары хакында. Районыбызның «Яшь армиячеләр», «Беренчеләр хәрәкәте», Норлат мәктәбе һәм Карпов исемендәге лицей волейбол командалары, Әйшә мәктәбе һәм Васильевоның 2нче лицее, 5нче гимназия футбол командаларының казанышлары белән горурландык. «С того, что в любых испытаниях у нас никому не отнять» – белем бирү сыйфаты, чыгарылыш сыйныфларның конкурентлыкка каршы торучанлы­гы (профильле әзерлек), технологик суверенитет, укучы­ларыбызның ныклы гражданлык позициясе турында сөйләнде.

«С того, что в любых испытаниях у нас никому не отнять» – белем бирү сыйфаты, чыгарылыш сыйныфларның конкурентлыкка каршы торучанлы­гы (профильле әзерлек), технологик суверенитет, укучы­ларыбызның ныклы гражданлык позициясе турында сөйләнде.

Фото: Илсөя Садыйкова

2026 елда БДИ нәтиҗәләре

  • Быел Яшел Үзән районында 11нче сыйныфны – 540, 9нчы сыйныфны – 1905 укучы тәмамлады.
  • Район буенча рус теленнән уртача балл – 68,20 (ТР – 67,00), математикадан – 73,76 (ТР – 71,66), сайлап алынган предметлардан – 68,52 (ТР – 66,76).
  • Дәүләт аттестацияләре нәтиҗәләре буенча 96 укучы «Укудагы уңышлары өчен» I һәм II дәрәҗәдәге медальләр белән бүләкләнде.
  • Медалистлар арасында БДИны иң югары – уртача 97 баллага 9нчы лицей укучысы Ралина Гыйрфанова тапшырды.
  • Дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырган 13 укучы район башлыгының 100 мең сумлык грантына лаек булды.
  • Төрле дәрәҗәдәге (гомумроссия, республикакүләм) олимпиадаларда иң күп призлы урыннарны яулаучы мәктәп – 3нче гимназия.
  • Төп дәүләт имтиханнарында район буенча уртача билге: рус теленнән – 3,98 (ТР – 3,88), математикадан – 3,75 (ТР – 3,84).
  • Быел татар теле һәм әдәбиятыннан 305 кеше имтихан биргән (узган елда – 278). Уртача билге – 4,79 (ТР – 4,58).

Барысын да кадрлар хәл итә

Педагог хезмәткәрләр – 3744 кеше, шуларның 1916сы – педагоглар. Мәктәпләрдә – 1108, балалар бакчаларында – 754, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 54 педагог эшли.

  • Мәктәпләрдә укытучыларның 30%ы – югары, 45%ы – беренче категорияле.
  • Яшь педагогларга район башлыгы гранты каралган. Узган ел аңа 11 кеше лаек булган.

Фото: Илсөя Садыйкова

Балалар иминлеге – иң мөһиме

– Бүгенге көнгә барлык мәктәпләр дә яңа уку елына әзер. Әмма куркынычсызлык иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала. Бөтен биналар иминлек кнопкалары, сакчылар белән тәэмин ителгән. Мәктәп, балалар бакчаларына рөхсәтсез бер генә чит кеше дә керергә тиеш түгел. Шулай да Идел аръягы зонасы бу яктан якланмаган. Анда полиция һәм инспекторлар күзәтчелеге җитешми, шуңа яшүсмерләр өчен комендант сәгате дә юк, правасыз техника белән идарә итүчеләр бар.

Ул якны да каты контрольгә алырга кирәк. Яңа уку елына нинди составта керәбез, ахырына югалтуларсыз җитәргә тиешбез. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт, коллегалар! – дип, хәерле яңа уку елы теләде мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәисә Афанасьева.

Һәрбер ата-ана 1 сентябрьне дулкынлану һәм ниндидер борчылу белән каршы ала. Чөн­ки хәзерге вәзгыятьтә башкача була да алмыйдыр. Һәркем үз баласын киләчәктә белемле, төпле, чын кеше итеп күрәсе килә һәм аның шундый булачагына, мәктәпкә, укытучыларга зур өметләр баглый.

Август конференциясендә Радик әфәнде Хәсәнов әйткәнчә инде: «Балаларыбызның һәм илебезнең киләчәге – укытучыларның алтын кулларында һәм йөрәгендә». Мактаулы, хөрмәтле, җаваплы һәм катлаулы хезмәтегездә Аллаһ ярдәм итсен, кадерле укытучылар! Бу уку елы үткәненнән дә уңышлырак, нәтиҗәлерәк, якты мизгелләргә бай булсын!

 


Нет комментариев