Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

МОГҖИЗА ЯНЫБЫЗДА ГЫНА

Акчалы, әмма үзенең шәхси тормышын төзергә вакыты булмаган кешегә нишләргә?

Кавыштыру белән шөгыльләнүче агентлыкка мөрәҗәгать итәргәме? Әллә кәләшне танышлар аркылы эзләргәме? Ирләр өйләнүнең яңа ысулын тапканнар. Хәзер бай буйдаклар арасында хатынны яллау модада. Сәркатипләрен, машина йөртүчеләрен яки ашарларына пешереп торучыларын кебек үк, хатынны да хезмәт хакына, эшкә алалар. Контрактка кул куясың да – җәмгыятьнең «ячейкасы» әзер... 
Һөнәрем буенча мин журналист, күп эшләргә күнеккән һәм шәхси тормышыма вакытым калмый иде. Бервакыт без фотограф белән танылган язучының китабын тәкъдир итү чарасында катнаш­тык. Миңа андый «светский» кичәләр беркайчан да ошамады, кофе эчеп, күңелсез генә утыра идем. Һәм инде ничәнче тапкыр авызымны ачып иснәгәннән соң, Азат-фотограф терсәге белән кабыргама төртеп:
– Ась (исемем Асия минем, әмма якыннарым болай да кыска исемемне тагын да кыскартып шулай эндәшә), як-ягыңа караныр идең бераз! Никадәр бай ир-егетләр, ә син авыз ачып утырасың! Синең чибәрлегең белән! Шундый мөмкинлегеңне кулдан ычкындырасың!
–Нинди мөмкинлек, Азат?! Асрау булыргамы? Юк инде, җаным! Мин үзем эшләп ашарга өйрәнгән!
Күрше өстәл артындагы ир безнең сөйләшүгә колак салып, кызыксыну белән минем якка күз төшерде. Костюмына караганда, теге үз-үзеннән канәгать тависларның берсе. Товарга караган кебек, бәяләп күзе белән «капшый». Мин гарьләнеп артым белән борылдым:
–Азат, бар әйдә эшлә! Әнә анда бер «звезда» бизнесмен белән кочаклаша! Редакторга нәрсә дә булса алып кайтып тапшырырга кирәк бит инде!
Азат теләми генә арт санын урындыктан куптарды да, сәхнә янына китте.
–Гафу итегез, – диде таныш түгел тавыш.
Мин башымны күтәрдем. Яныма теге, бая мине энә күзеннән үткәргән ир килеп баскан иде. 
– Утырырга рөхсәт итәсезме? – дип, итәгатьле генә кызыксынды ул. – Мин Данияр  Исламов, төзелеш фирмасы хуҗасы.
–Шатмын. Асия Нәҗипова, ... журналы коррес­понденты.
–Беләм, – диде ул. – Миңа сезнең язуыгыз ошый...
– Реклама бирәсегез киләме? – дип кызыксындым мин.
–Юк, минем башка... эшлекле тәкъдимем бар. Мин сезнең хатыным булуыгызны телим...
Китап тәкъдир итү кичәсеннән мин шаккатып чыктым. Бу Данияр – чынлап псих! Хатыны булырга тәкъдим итә... контракт буенча. Имеш инде ике тапкыр өйләнеп караган, уңышсыз. Һәм ул хәзер барысы да... хезмәт килешүе буенча булуын тели. «Контрактлы» хатын һәрвакыт матур булырга, кешеләр белән аралаша белергә, йортта тәртип тотарга һәм өйдә «җылы учак» булдырырга тиеш. Тормышның интим ягы турында борчылмаска кушылды. Бер төнлек кызларны һәрчак таба алачакмын, дип аңлатты. Ә менә күңел җылысын табу авыррак...

Сәлам белән, Асия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев