Яшел Үзән

Малышева киңәш итә

Атаклы табиб ябыгу өчен көненә кимендә дүрт тапкыр 3-4 сәгать аралыгы белән ашарга кирәк, дип аңлатты.

Табиб фикеренчә, безнең организм гел генә азыкны эшкәртү белән мәшгуль булырга тиеш. Бу матдәләр алмашынуын яхшырта, энергияне сарыф итә һәм ябыгуга китерә.
Малышева әйтүенчә, көнгә бер тапкыр ашау - сәламәтлеккә һәм фигурага зыян китерә. Шуңа ул ябыгу өчен көненә 6 тапкыр ашарга чакыра, бу эчәклек даими эшләсен өчен кирәк, имеш. Бу алмаш процессларын нормальләштерә, ә ашамлык эшкәртү - энергиянең дөрес чыгымнары. Димәк, организм калорияләрне юкка чыгарачак. 
Әгәр еш ашап торсаң, организм ачлык кичерми һәм артык ашарга рөхсәт итми. Әлбәттә, сүз “дөрес” ризыклар белән туклану турында. Кыздырылган, майлы, консервантлы ашамлыклар сүз йөртелергә дә тиеш түгел.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: