«Малиновка» посты янындагы авария урыныннан видео
Яшәеш

«Малиновка» посты янындагы авария урыныннан видео

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике автомобиль һәм «Ниссан» шоферы зыян күргән.

Казанның «Малиновка» юл-патруль хезмәте посты янындагы авария урыныннан видео чыкты, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән файдаланучылар.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Казанда «Ниссан» автомобиле баганага бәрелеп, тимер-бетон конструкцияне ике машина өстенә аударуы хакында хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, чит ил автомобиле шоферы төрле тән җәрәхәтләре алган. Хәзерге вакытта авариянең нечкәлекләре ачыклана. 

 

авария под Казанью

Нет комментариев