Яшел Үзән

Лидокаиннан да һәлак булалар

Табиблар тарафыннан җибәрелгән хаталар һәм һөнәри булмаган дәвалау аркасында ел саен 70 меңнән артык авыруның хәле катлаулана.

Үлемгә китергән сәбәпләр арасыннан, тиешсез дарулар, каталкалар, башка медицина җиһазлары куллануны атарга мөмкин. Бу хакта сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко медицина югары уку йортлары ректорлары советы утырышында хәбәр итте. Табиб хаталары аркасында пациентларның үлүе турында тулы мәгълүматлар ведомство башлыгы төгәл итеп күрсәтмәгән, дип хәбәр итә "Интерфакс". 
Мисал сыйфатында, табиблар хаталары аркасында кешеләр хәтта лидокаиннан да һәлак була, биш ел эчендә 80 шундый үлем теркәлгән, дип билгеләп үтте 
Мурашко. Ул хәбәр иткәнчә, каталкаларны дөрес файдаланмау аркасында ел саен, ким дигәндә, 1-2 кеше һәлак була, шулай ук авыр дәрәҗәдәге имгәнү очраклары да була икән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: