Яшел Үзән

Хезмәтләр әлегә гамәлдә кала

инди документлар, түләүләр һәм хезмәтләр автомат рәвештә озайтыла?

Быел коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында кайбер субсидияләрнең, түләүләрнең, шулай ук, башка дәүләт хезмәтләренең гамәлдә булу вакыты озайтылды. Ягъни, аларны алу өчен белешмәләр җыеп, кая да булса мөрәҗәгать итәргә кирәкми, алар автомат рәвештә озайтыла.
Үзгәрешләр, мәсәлән, техосмотр, торак-коммуналь хуҗалык субсидияләре һәм пенсияләргә кагыла.

Инвалидлык
Агымдагы елның 1 мартыннан 1 октябренә кадәр элек билгеләнгән инвалидлык төркеме алты айга озайтыла.

Паспортлар һәм машина йөртү таныклыклары
Әгәр дә документларның вакыты 2020 елның 1 февраленнән 15 июльгә кадәр чорда чыга икән, аларны 2020 елның 31 декабренә кадәр алыштырырга мөмкин. Әгәр субсидия алу хокукы 2020 елның 1 апреленнән 1 октябренә кадәр чыга икән, ул автомат рәвештә ярты елга озайтыла.

Балалар өчен өстәмә түләүләр
2020 елның 1 апреленнән 1 октябренә кадәр керемнәре ике яшәү минимумыннан кимрәк булган (20 мең сумга якын) гаиләләрдә беренче яки икенче балага айлык түләүләр автомат рәвештә озайтыла.

Техник карау
ОСАГО сатып алу өчен, 2020 елның 30 сентябренә кадәр диагнос тика картасын күрсәтергә кирәк түгел. Тик, соңыннан, барыбер узарга кирәк булачак — иминиятләштерүчегә диагностика картасын агымдагы елның 31 октябреннән дә соңга калмыйча күрсәтү таләп ителәчәк.

Эшсезлек
буенча пособие
2020 елның 1 мартында эшсезлек буенча пособие түләү вакыты тәмамланган гражданнарга, ул тагын өч айга, шул ук күләмдә озайтыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: