Яшел Үзән

Хатын-кыз эше түгел бу

РФ Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы хатын-кызлар өчен зыянлы булган профессияләр исемлеген яңартты.

Аның буенча, гүзәл затларыбызга янгын сүндерүче, водолаз, йөк ташучы булып эшләргә ярамый. Шулай ук агулы матдәләр, куркыныч хезмәт һәм авыр йөк ташу белән бәйле булган эшләр катгый тыела. Министрлык белдерүенчә, исемлек төзегәндә, хатын-кызның бала табу сәләте һәм туачак балалары сәламәтлегенә зыян китерә торган факторларны исәпкә алганнар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: