Халык сынамышлары
Яшәеш

Халык сынамышлары

Кошлар кар өстенә төшсә, көн җылыта.

Чыпчыклар кыш көне бер урынга җыелышып чыркылдашсалар, җылы булып кар явар.
Йолдызлар сирәк күренсә, җылы һәм буран булыр.
Әгәр елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр.
 Ай колакланса, суыкка. 
Кояш болыт эчендә баеса, явым булыр.
Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр.
Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр. 
Карга, чәүкә түбәннән очса, кар ява. 
Песи мич башына менеп ятса – суык, идәнгә ятса – җылы була.
Эт карда аунаса, көн аяз булыр.


Нет комментариев