Олы Яке авыл башлыгы турында язманы яратып укыдык. Менә кемнәр турында язарга, кемнәрдән үрнәк алырга кирәк.
***
Безнең тулай торак (Яшел Үзән шәһәре, Гоголь урамы,45а йорты) турында уйлаган кеше бармы ул бу дөньяларда?! Монда кеше хокуклары бозыла: яшәргә ирек бирмиләр. Бүген 10 октябрь, урамда салкын, ә бүлмәдә урамнан да салкынрак. Бүгенге көнгә кадәр җылы бирелмәде. Кая гына шалтыратып бетермәдем, кемгә генә: хакимияткә, МЧСка, министрлыкка. Ә җылы юк! Безнең бит кечкенә балаларыбыз бар, карт-карчыклар яши биредә!
***
Кызлар, Өлкән буын көннәре уздымы инде ул? Өлкәннәр көне уңаеннан үзем эшләп чыккан оешмадан бер пачка чәй булса да китереп биреп, бәйрәм белән котлыйлар иде, быел оныттылар ахры.
Нет комментариев