Яшел Үзән

Күңелемдәгесен әйтәм

Республика клиника дәваханәсендә ятып чыгарга туры килде. Һәм Яшел Үзән медицина учреждениеләре белән чагыштырып караганда, аерма җир белән күк арасы икән, дигән нәтиҗәгә килдем.

Сүзем дәвалау турында түгел, рес­публика белән район дәваханәсен бертигез кую дөрес тә булмас иде. Ә әйтәсе килгәнем шул: Казанда бөтенесе, гардеробта эшләүчедән алып табибларга кадәр татарча сөйләшә. Бездәге кебек үз телләреннән оялу бөтенләй юк. Анда рәхәтләнеп теләсә кемгә ана телендә дәшә аласың. Ә син менә 1нче поликлиникага кереп, регистратурада ялгыш кына татарча дәшеп кара әле! Күзләре маңгаена менә һәм, татар булсалар да, җавапны рус телендә бирәчәкләр. Ни өчен Яшел Үзәндә үз туган телеңнән шуның кадәр оялалар икән? Шуңа аптырыйм.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (6)
Осталось символов:
  • 18 апрель 2019 - 10:54
    Яшел Үзән
    Хөрмәтле, Клара Мәрдәновна, без сезне бик яхшы таныйбыз инде, аңлатыбрак язсагыз иде: безнең кайчан халыкка каршы чыкканыбыз бар? Һәм сезнең кемне яклаганыгыз бар? Дәлилләп, мисаллар китереп язсагыз иде.
  • 17 апрель 2019 - 23:20
    Без имени
    "Яшел Үзэн" хәбәрләрен укыйсы да килми, соңгы вакыттагы үзләренең язмалары халыкка каршы оештырып язалар. Халыкка ярдәм итэсә урында тозга язмаган хэбэрлэр таратыла, ошамый, Клара Мэрдэновнага да безне яклыган өчен мыскыл сүэлерен ишетэрэлэр, Килешми.
  • 15 апрель 2019 - 12:51
    Без имени
    Мәктәптә микән сон гаеп!? Бәлки бала белән өйдә татарча сөйләшергә кирәктер минемчә. Бала мәктәптә 6 сәгать була ә калган вакытны өйдә, әти әни янында бит. Уйланырга җирлек бар! Сөйләшик балаларыбыз белән татарча.
  • 15 апрель 2019 - 10:28
    Без имени
    Мона ата аналар хэм мэктэп гаепле.
  • 14 апрель 2019 - 18:08
    Без имени
    Үз туган телендә сөйләшергә теләзмәгән кеше башка телләрне дә хөрмәт итми ул!
  • 14 апрель 2019 - 17:45
    Без имени
    Мәктәпләрдә шундый тәрбия алалар.