Бу хакта «Татар-информ»га медицина учреждениесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Сеченов университеты профессоры Андрей Грицюк технологияне өйрәтү өчен №7 ШКХга килгән. Ул роботта күрсәтмә операция үткәргән. Бер көннән соң хастаханәнең өченче травматология бүлеге табиблары, бүлек мөдире Алексей Лобанов җитәкчелегендә, шундый ук операция ясаганнар. Алар тез буынын робот-ассистентлы эндопротезлауны – башыннан ахырынача тулысынча үзләре башкарганнар, пациентка хәрәкәт иркенлеге булмаудан азат тормышка кайту мөмкинлеге бүләк иткәннәр.
Татар-информ
Нет комментариев