КАЗАНГА БАРУ ҖАЙЛАНДЫ
Яшәеш

КАЗАНГА БАРУ ҖАЙЛАНДЫ

Яшел Үзәндә яшәүчеләргә хәзер Казанга китү җиңелрәк.

Яшел Үзәннән Казанга автобуслар ешрак йөри башлады. Башкалага беренчесе иртәнге 5тә китә, икенчесе ярты сәгатьтән, ә элеккеге кебек 40 минуттан түгел.

Аннары, көндез, иртәнге пик вакыты тәмамлангач - 15, 20, максимум 30 минут интервал белән килә. Хәрәкәт элеккеге, коронавирус һөҗүменә кадәр булган расписаниегә кайтты, дип әйтергә мөмкин.

 


Нет комментариев