Тиздән россиялеләр өчен банк карталарындагы акчаларын кибет кассаларыннан алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Әлеге яңа төр хезмәт ил буенча бер яки ике ел дәвамында таратылачак.
Ел ахырына чаклы Сбербанк 3 меңгә якын кибетне кассадан акча алу өчен җиһазландырачак, Россельхозбанкта исә мондый төр хезмәт тәҗрибә рәвешендә апрельдән, Альфа-банкта сентябрьдән, Райффайзенбанкта октябрьдән эшли.
Экспертлар сүзләренә караганда, яңа хезмәт россиялеләрне пластик карталардан файдаланырга гына өйрәтәчәк. Бу хакта «Известия»хәбәр итә.
Искәртеп узабыз, күптән түгел мондый хезмәтне Россельхозбанк, Райффайзенбанк һәм Альфа-банк башлап җибәрде. Әлеге хезмәтне «Открытие» һәм Промсвязьбанк банклары да кертергә планлаштыра. Моннан тыш, «Магнит»сәүдә челтәре генә үзендә мондый төр хезмәтне булдыру белән кызыксына.
Нет комментариев