Яшел Үзән

Икебезгә бер бәхет

Газетагызда укучыларыгызның гыйбрәтле язмышлары белән уртаклашкан  хатлары күренә башлады.

Аларның һичшиксез кемгә дә булса файдасы тимичә калмыйдыр, дип уйлыйм, чөнки башкаларның хаталарын күреп, яшәргә өйрәнәбез. Мин дә үземнеке турында сөйләргә булдым әле. Кирәк дип тапсагыз, бастырырсыз.

Минеке – беренче мәхәббәтем турында. Ул ерак 1994 елда, мин институтның өченче курсында укыганда булды. Егор белән (без керәшеннәр) институт кичәсендә таныштык. Коңгырт чәчле, зәңгәр күзле бу егеткә гашыйк булмый мөмкин түгел иде. Аның да миңа күзе төште, очраша башладык һәм бик бәхетле идек. Күпмедер вакыттан соң Егорны якыннарым белән таныштырдым. Ул барысына да бик ошады һәм безнең өйнең көтеп алынган кунагына әйләнде. Башта, үлеп гашыйк булуым аркасында мин арабыздагы үзгәрешләрне сизмәдем, тик бераздан Егор миңа үзе сеңлем Надяны бөтен йөрәге белән яратуын  әйтте. Сеңлем дә аны сөя икән. Бу хәлләрне кичерүе миңа бик авыр булды. Барлык ирләргә карата нәфрәт, Надяга үпкә – бөтен уйларымны биләп алды. Бу халәтемнән мине зирәк әнием коткарды. Авыр сөйләшүдән соң, аларның чынлап та бер-береннән башка яши алмаслык дәрәҗәдә яратышуларын, ниһаять, аңладым. Егорга булган мәхәббәтем хакыйкатьне аңларга комачаулагандыр инде. Әйе, мин аңа ошый идем, яхшы дусты идем – шул гына. Танышуларына ике ел узгач, алар өйләнеште һәм бездән аерым яши башладылар. Алар бәхетләреннән нур чәчә иде. Надяны да Егорны да ихлас яратканга, мин дә аларның бәхетләренә шатландым гына. Тормыш дәвам итте.

Институтны тәмамлагач, башка шәһәрдә эшли башладым. Үземнән ун яшькә олырак ирем белән дә шунда таныштык. Ул җитәкче булып эшли иде. Артымнан бик матур итеп, нәкъ “рыцарьларча” йөрде һәм бер елдан соң без кавыштык. Ул чынлап та мине яратты, бөтен яклап та ярарга тырышты, чын мәгънәсендә акыллы, төпле, тирән ихтирамга лаеклы ир заты иде. Кызганыч, мин генә аны бөтен барлыгым белән ярата алмадым, шуның өстенә балабыз да булмады. Шул факт мөнәсәбәтләребезгә йогынты ясагандыр, бәлки. Бәхеткә, Надя белән Егорның кызлары туды һәм мине исем анасы (крестная) итеп сайладылар. Шул көннән минем иң яраткан, кадерле  Катюшам булды. Аңа биш яшь тулган елны сеңелем авырып, якты дөньялардан китеп барды. Зур кайгыга баттык. Бераздан минем гаиләмдә дә күңелсезлек булды – ирем башка хатын белән чуала башлады, 13 ел бергә яшәгәннән соң – аерылыштык. Тормышымның яңа этабы башланды. Үзебезнең шәһәргә күченеп кайттым, Катя яшәгән йорттан ерак түгел фатир сатып алдым. Егор күп эшләде һәм кыз күпчелек минем карамакта булды. Без аның белән гел бергә булганга, мин бик канәгать идем, чөнки үз кызым кебек яраттым, әнисе кебек булу өчен хәлемнән килгән барын да эшләдем, бала да миңа тартылды. “Әни” дип әйтә башлады. Ул сүзне ишеткәч, йөрәгем атылып чыгардай булып сөендем. Бераздан Егор бергә яшәргә теләге булуын әйтте, бик бәхетле булыр идем, диде. Мин аның тәкъдимен кире кактым. Ул минем өчен якын дуска әверелгән иде инде һәм минем өчен сеңелемнең ире булып калачак та.

Кеше гомер буена күп ялгышлар кыла, уйламаган адымнар ясый. Үземнең тормыш тәҗрибәмнән чыгып, укучыларга шундый киңәш бирер идем: көнчелек, усаллык, үпкә белән йөрәгегезне чүпләмәгез. Гафу итәргә һәм читләр бәхетенә куанып яшәргә өйрәнегез. Үзегезне дә бәхетле сизәрсез.

 

Уңышлар теләп, якташыгыз Светлана.   

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: