Яшел Үзәндә 5 яшьлек баланың башына йорт түбәсеннән боз төшкән
Яшәеш

Яшел Үзәндә 5 яшьлек баланың башына йорт түбәсеннән боз төшкән

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 929 чакыру килгән.

Шуларның 585е – шәһәрдән, 344е районнан булган. 534 кешене госпитализацияләгәннәр: 365е – шәһәрдән, 169ы – районнан.

Чкалов урамында өйдәше кулбашына пычак кадаган 39 яшьлек исерек хатын-кызга медицина ярдәме таләп ителгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.

Ленин урамында 5 яшьлек баланың башына йорт түбәсеннән боз төшкән.

Баш мие җәрәхәтләнгән бала травматологиягә китерелгән.

Воронино авылының Садовая урамында улы кыйнаудан баш мие җәрәхәтләнгән 61 яшьлек хатын-кызга медицина ярдәме күрсәтелгән. Зыян күрүче хастаханәгә барудан баш тарткан.

Октябрьский авылының Гагарин урамында 38 яшьлек хатын-кызның ботын эт тешләгән. Зыян күрүче хастаханәгә барырга теләмәгән. 


Нет комментариев