Яшел Үзән районында авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый
Яшәеш

Яшел Үзән районында авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый

Алар 6 мәйданчыкта оештырылачак.

  1. «Дары природы» базары, К.Маркс урамы, 39;
  2. Мирный микрорайоны, Комаров урамындагы базар;
  3. Осиново авылы, Бакчачылар урамы, 9;
  4. «Яңа Тура» технополисы;
  5. Норлат авылы;
  6. Карамалы Тау.

Биредә яшелчә, ит, балык, сөт продукциясе һәм башка күп нәрсәләр тәкъдим ителәчәк. Кунакларны концерт программасы көтә.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты кысаларында 12 сентябрьдән 27 декабрьгә кадәр һәр шимбә көнне узачак.

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев