Башта балалар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы турында викторинада катнашты, аннары үз көчләрен спорт нормативларын үтәүдә сынады. Тартылу, сыгылмалылык, урыннан озынлыкка сикерү — һәркем үз осталыгын күрсәтергә тырышты.
Балаларның активлыгы, бер-берсенә ярдәм итүе һәм җиңүгә омтылышы сөендерде. Яңа дуслар, күтәренке кәеф һәм матур тәэсирләр белән истә калсын бу көн!
Кадерле балалар, каникулларыгыз күңелле һәм истәлекле узсын! Сезне тагын көтеп калабыз!
ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов
Нет комментариев