Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Диләрә Илалетдиновага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар

Шушы көннәрдә җырчы Диләрә Илалетдиновага сөйгән яры кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган.

Диләрә «Ярар», дип җавап биргән. «Яратам сине, җимешем», дип тә язып куйган ул. Бу вакыйга Диләрәнең кечкенә генә отпускы вакытында булган икән, шуннан кайткач ул үзенең хис-кичерешләрен инстаграмга пост итеп язган. «Минем кыска гына ялларым да ахырына якынлашты. Хис-кичерешләрем эчемә сыймый. Иң мөһиме, мин хәзер ‒ килен статусында. Тормышымның яңа бите ачылды. Бу вакыйгалардан соң мин шуны аңладым, тормыштагы очраклыклар безгә юкка гына бирелми. Кайвакыт син үзеңнең тиң ярыңны эзлисең-эзлисең, ә тормыш башка төрле очраклык әзерләп куйган була», дип яза Диләрә. Ул, күрәсең, үзенең сөйгән яры белән ничек табышуы хакында язгандыр. Диләрәне котлыйбыз, бәхете гомерлек булсын!

Автор: Г.Хәлиуллина

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев