Бүген Яшел Үзәндә республикабызның «Хезмәт һәм батырлык» фестивале узды
Яшәеш

Бүген Яшел Үзәндә республикабызның «Хезмәт һәм батырлык» фестивале узды

«Каенлык» паркында үз хезмәте белән туган шәһәрен, Татарстанны һәм илебезне үстерүгә өлеш керткән кешеләр җыелды.

Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе – Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасына кертелгән якташларыбызга исемле сертификатлар тапшыру булды. Бу – үз хезмәте белән хөрмәткә лаек булган кешеләргә күрсәтелгән зур ихтирам.

Бүгенге бәйрәмне Яшел Үзән халкы белән бергә Россия Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин да бүлеште. Ә фестивальнең нәкъ менә Яшел Үзәндә узуы аеруча символик. Чөнки безнең шәһәрдә хезмәт традицияләре элек-электән кадерле булды һәм бүген дә дәвам итә.

Чарадан Рәзилә Хәйретдинова ФОТОРЕПОРТАЖын тәкъдим итәбез.


Нет комментариев