Бүген Халыкара Җир-Ана көне
Яшәеш

Бүген Халыкара Җир-Ана көне

22 апрель көнне бөтен дөньяда Халыкара Җир-Ана көне – безнең уртак йортыбыз бәйрәме билгеләп үтелә.

Халыкара Җир-Ана көне 2009 елда БМО Генераль Ассамблеясенең 63нче сессиясендә гамәлгә куелган, ә беренче тапкыр аны 2010 елда билгеләп үткәннәр.
Бу бәйрәмнең төп максаты – Җир шары проблемаларына, аерым алганда, әйләнә-тирәлек проблемаларына игътибарны җәлеп итү.
Гадәттәгечә бу көнне төрле экологик чаралар һәм акцияләр үткәрәләр, конференцияләр, күргәзмәләр оештыралар, урамнарны җыештыралар һәм яшелләндерәләр.


Нет комментариев