Бүген безне нинди һава торышы көтә?
Яшәеш

Бүген безне нинди һава торышы көтә?

Бүген көндез урыны белән бераз яңгыр явачак.

Бүген, 30 июльдә, Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Һава температурасы төнлә +8...+10 градус, көндез +14...+16 градус җылы булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы төнлә +8...+10 градус, көндез - +14...+16 градус җылы булачак.

Тулаем республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән һәм күпчелек районнарда көндез бераз яңгыр явачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил, урыны белән, көчәйгәндә тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +5...+10 градуска кадәр, көндез +12...+17 градуска кадәр җитәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/29/190620/


Нет комментариев