«Бердәм Россия»дән игелекле акция
Яшәеш

«Бердәм Россия»дән игелекле акция

Бүген Яшел Үзәндә “Бердәм Россия көне” уңаеннан партиянең “Сәламәт киләчәк” федераль проекты кысаларында оештырган акциясе эшли.

Шәһәребезнең 1нче балалар поликлиникасында ДРКБдан килгән специалистлар: офтальмолог, кардиолог һәм невролог кабул итте. Болай да авыру һәм инвалидлыгы булган балаларын Казанга алып бару һәм кирәкле табибларга эләгүнең нинди зур проблема икәнен белгән ата-аналар, мондый кирәкле акция уздырган “Бердәм Россия”леләргә чиксез рәхмәтле.

Илсөя Завилейская фотолары.


Нет комментариев