Яшел Үзән

Бер тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 31 яңа очрагы ачыкланды

4 йоктыру очрагы читтән кергән. Хастаханәгә биш инфекцияле кешене алып килергә туры килгән. Хәзерге вакытта төбәк стационарларында 495 кеше дәвалана.

Пандемия башланганнан бирле COVID-19 авыруын 4559 пациент уңышлы җиңде, шул исәптән соңгы тәүлектә 60 кеше. Һәрвакыттагыча, Казанда иң күп йоктыручылар - 22 кеше ачыклаган. Саба районында 2 йоктыру очрагын расладылар, безнең Яшел Үзән районында – 4 очрак. Бер йогышлы авыруны Ютазы, Лаеш һәм Әтнә районнарында тапканнар.
Бөтен чорда республикада СОVID-19 инфекциясенең 5633 очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: