Яшел Үзән

Бала бәрдергән дә качкан

17 майда көндезге икеләр тирәсендә Карл Маркс урамында фаҗига чыккан. 50нче йорт янында билгесез автомобиль юлдан чыгып барган 10 яшьлек баланы бәрдергән һәм бу урыннан качып киткән. 

Туктап яшүсмергә ярдәм күрсәтеп мәшәкатьләнмәгән. Кызганычка, әлегә машина йөртүченең шәхесе ачыкланмаган. Әмма ул вакыт эше генә. Җәяүлене дәваханәгә җибәргәннәр. Бәлки бу хәлне күреп, машина номерын хәтерләп калучылар да бардыр. Әгәр дә гаебе булмаса, качып китмәс иде. 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: