Яшел Үзән

Артык мактанабыз бугай

Рус халкы элек-электән «русский мир», «могучий и великий русский язык», «русская зима», «русская душа» дияргә ярата. Бигрәк тә «русская душа – добрая» ди. «Татар дөньясы», «татар теле» дип без дә мактанабыз анысы.

«Татар кыры», «татар урманы» димәсәк тә, безнең «татар  күңелебез» – бик иркен, бик кунакчыл без. Үзебезгә булмаса-булмый (кунак килгән чакка дип әбиебез конфетларын, җимешләрен  безгә бирми, саклый иде. Хәзер аңлыйм: сакчыллыкка, тәртипкә өйрәткән. Рәхмәтнең  олысы аңа, урыны җәннәттә булсын). Татарстаныбыз да нәкъ шундый, әбием кебек. Үзебездә никадәр  эш эзләп читкә йөрүчеләр, ә безне үзбәк, кытай баскан. Үзебездә үскән әйбер череп  ята, читтән кертеп сатабыз. Аларныкы сатылсын. «Күрше хакын хаклап, үз хәтерең кала», – дия иде әби.
«Татарская душа – доб­рая» булмаса, Татарстаныбызда 173 милләт вәкиле  яшәр иде микән?! Читтән килгәннәргә  урын түрдән, эш  урынын да,  тору урынын да табалар. Студентларына  да бюджет  урыны бар. Гомумән, читтән килүчеләр турында кайгыртучанлык зур бездә. Ходай кушсын, шулай булсын. Безнекеләрне дә  читтә шулай  каршылыйлармы икән ул? «Бик кыенлыклар күрдек читтә», – диләр бит. Мактамыйлар, зарланалар. Халыкның дус-тату  яшәвенә сөенәбез, сүз дә юк. Иркенлек зур инде хәзер, Аллаһка шөкер. «Күрше  республикалар да шулай  микән ул добрая душа?» дигән сорау туа кайчак.  Татарстаныбыз көчле республика – донор! Зур горурлык бу. Күршеләргә ярдәм итәрлек хәлебездән килгәч, үзебез дә үзебез өчен әйбер бәяләрен, икмәкнең бәясен  бераз төшереп булмый микән ул? Бездәге 28 сумлык ипи чуашта 17-18 сум гына бит.
Без зур, иркен, көчле һәм бай  Россиядә яшибез. Яшәү урыннарыбыз төрле булган кебек, төрлечә сөйләшәбез, төрлечә  фикер дә йөртәбез – төрле без. Тик теләк-уйларыбыз бер үк. Дөньябыз тыныч, табыныбыз  мул, яшәвебезнең  рәхәттә, саулыкта үтүен телибез. Үз җиребезнең, үз байлыгыбызның  хуҗасы булуын телибез.

Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: