Яшел Үзән

Алкоголь коронавирстан коткармаячак

Сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы шулай дип белдерә.

Коронавирусны йоктырмау өчен спиртлы эчемлекләр куллану ярдәм итмәячәк, ә, киресенчө, йөрәккә йөкләнешне арттыра гына һәм ахыры начар яман төгәлләнергә мөмкин, дип кисәтте Сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы Евгений Брюн. Ул моны НТВ эфирында "Поздняков" тапшыруында белдерде. "Салкын тигән вакытта болай да йөрәккә авыр, шулай ук табиблар әйткәнчә - салкын тигән килеш, мунчага барырга ярамый. Суык тидергән вакытта, грипп, коронавирус белән чирләгәндә бернинди алкоголь эчмәгез - бу йөрәккә авыр тәэсир итәчәк, йөрәк эшләвеннән туктарга да мөмкин", - дип кисәтте баш нарколог. 


10 февраль иртәсендә Кытайда Гонконг, Тайвань һәм Макаоны исәпкә алып, яңа коронавирус белән йоктыруның 40 235 очрагы расланды, тагын 300дән артык - башка ил кешеләре. 910 авыру үлгән, 3283 терелгән. Авыруны өлкән яшьтәге кешеләр авыр кичерә һәм күбрәк йоктыра да, ә балалар һәм яшьләр сирәк эләгә мондый шаукымга, дип хәбәр ителде. Инфекция таралуның төп үзәге булып Хубэй провинциясе һәм аның башкаласы Ухань санала. 


ВОЗ генераль директоры Тедрос Адхан Гебрейесус Кытайда булмаган кешеләрдә йоктыру очраклары билгеләнгән, дип кисәтте. 
Россиядә әлегә коронавирус инфекцияле ике кеше генә ачыкланган - Чита һәм Төмәндә, ике авыру - Кытай гражданнары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: