Яшел Үзән

Акчасыз түләү технологияләре алга бара

Мөһим үзгәрешләр барлык банк карталары тотучыларга кагылачак.

Яңалык
Ел саен Россиядә акчасыз түләүләрнең өлеше арта. Моңа гаҗәпләнерлек тә түгел, чөнки карта күпкә уңайлырак. 2020 елда безне банк карталарына бәйле үзгәрешләр көтә.

Комиссияләрне бетерү
РФ Үзәк банкы төрле кредит учреждениеләре счетлары арасында акча күчерүләр өчен комиссияне гамәлдән чыгарды. Дөрес, өстәмә җыемны аена күчерелгән акча 100 000 сумнан да артмаган очракта гына алмаячаклар. Әгәр лимит артып китсә, күчерү күләменең 0,5%ын, күп дигәндә 1500 сум түләргә туры киләчәк.

Блокировкалау турында хәбәр
2020 елның 28 мартыннан банклар клиентка картаны блокировкалау турында хәбәр итәргә тиеш. Өстәвенә, кредит учреждениесе хезмәткәрләренә хәзер блокировканың сәбәбен аңлатырга кирәк булачак.
Үзгәрешләр законсыз блокировкалау очракларының артуы белән бәйле, ул чакта пластик карта хуҗасы үзенең исәп-хисабында саклана торган акчага нинди сәбәп белән чикләү салынуын белә алмый иде.

«МИР» картасына күчү
1 июльгә дәүләтнең социаль түләүләрен «МИР» системасының Россия карталарына күчерү тулысынча тәмамланырга тиеш булган. Тик коронавирус пандемиясе хөкүмәтнең барлык планнарын бозды, шуңа күрә «МИР»га күчүне 2020 елның 1 октябренә кадәр кичектерергә туры килгән.

Акча күчерүләрне раслау
Карталар белән мошенниклык очракларының ешаюы РФ Үзәк банкын акча күчерүләрне раслауга кагылышлы яңа кагыйдәләр кертүгә этәргән.
Якын киләчәктә түләүләрне раслау өчен берьюлы ике җайланма кирәк булачак. Мәсәлән, әгәр акчаны компьютер аша күчерсәң, раслау смартфонга киләчәк, әгәр дә кесә телефоны аша җибәрсәң, раславы – компьютер аша. Идея әлегә кадәр ахыргача эшләп бетерелмәгән, әмма бу яңалык кәрәзле банктан файдалану процессын катлауландырачак.

Биометрия
Технологияләр бик тиз үсә, озак ламый гражданнар өчен банкоматлар белән хезмәттәшлекнең яңа функцияләре барлыкка киләчәк. Мәсәлән, биометрик мәгълүматлар ярдәмендә. Банкка үзеңнең тавышың һәм битең үрнәген биреп, банк хезмәтләреннән паспорт сыз һәм пластик картадан башка файдалану мөмкин булачак. Үз биометрияң не раслау да җитә.
Кайбер банклар яңа технологияне сынауга керешкән инде. Алар яңа типтагы банкоматлар урнаштырып, аларга тавышны һәм йөзне танучы система куелган. Клиент битен сканерлап, картасын терминалга куймыйча да акчасын ала алачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: