Яшел Үзән

Акчасыз каласыгыз килмәсә, сак булыгыз!

Яшел үзәнлеләр мошенниклардан зыян күрүләрен дәвам итә. Бер яктан берәүләрне пандемия екса, икенче яктан – ялганчылар. Ничек сак ланырга да белмәссең болардан.

Мошенниклар прогресстан калышмый, үз «эш ысулларын» даими рәвештә камилләштерә. Интернет челтәрен дә, мобиль элемтәне дә үзләренең мәкерле максатларында файдалана.

Интернет челтәренең бушлай белдерүләр сайт лары аша товар сатучыларга карата җинаять кылулар киң тарала. Мошенниклар сатып алучы сыйфатында товар хуҗасына шалтырата һәм товарны алырга, аның өчен банк картасына акча күчерү юлы белән түләргә теләвен хәбәр итә. Моның өчен ул карта номерын, карта хуҗасын, гамәлдә булу срогын, арткы яктагы кодын әйтүне сорый. Бу мәгълүматларны кулга төшергәннән соң, картадагы акчаны үзләштерәсе генә кала.

Менә шулай, Яшел Үзәндә 43 яшьлек кытайлыны билгесез затлар товарын күпләп сатып алабыз дигән булып, аның банк картасыннан 1 миллион сумга якын акчасын ала. Ә 46 яшьлек яшел үзәнле интернет сайттан костюм сатып алам дип, 4 мең сумга якын акчасыннан колак кага.
25 яшьлек үзмәшгуль, мәсәлән, сайт аша компьютер уеннары өчен санлы ачкыч сатып алуга үзенең аккаунты аша аферистларга 569750 сум акчасын күчереп, бер тиенсез утырып кала. 23 яшьлек егет тә шундый юл белән 600000 сумын күчерә.

Телефонга «банк картасыннан санкцияләнмәгән акча алынуны туктату турында» шалтыратып алдау – мошенниклыкның икенче бер таралган төре.. Атна саен «бер балык башы чәйнәлсә» дә, мондый ялганлауларга кешеләр бик нык ышана. Ә ялганчыларның максаты бер – ул да булса, акчаны кулга эләктерү. Күп очракта зыян күрүчеләр җинаятьчеләргә үзләре үк ярдәм итә. Паникага бирелеп, мәгълүматларын тапшыра. Мондый капкынга хәзер төрле яшьтәгеләр эләгә. Узган атнада Яшел Үзәндә, мәсәлән, шундый юл белән 43 яшьлек ир – 15 меңен, 38 яшьлек ир – 200 меңен һәм 18 яшьлек кыз 125 мең сумын югалта.

Узган атнада өч кеше
туристик юллама алам дип, түләп алдана. Берсе Геленджикка путевка алуга – 37 меңен, икенчесе туристик поход өчен – 122 меңен, өченчесе Төркиягә барырга 376 мең сумын түли. Нәтиҗәдә, әлеге зыян күрүчеләрнең барысы да хокук сакчыларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була.

Алдау очраклары корбанына әйләнмәс өчен сак булырга, һәр мәгълүматны тикшереп эш итәргә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: