6 ноябрьгә һава торышы
Яшәеш

6 ноябрьгә һава торышы

***

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

6 ноябрьдә Татарстанда һава торышы болытлы булачак. Урыны белән аз һәм уртача күләмдә кар, җепшек кар явуы көтелә. Төнлә һәм иртән республиканың көнчыгыш районнарында кайбер урыннарда көчле кар яварга мөмкин. Аерым районнарда буран булачак. Көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итәчәк.

Төнлә һава температурасы -1...-6 градус, көндез -1...+3 градус булачак. Юлларда бозлавык көтелә, Татарстанның көнчыгыш районнарында урыны белән кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.


Нет комментариев