53 нче янгын сүндерү-коткару частенә, дежурлыкка керер алдыннан узган сафка тезелү вакытында ГТО үзәге вәкилләре кунакка килде.
Алар хезмәткәрләргә Бөтенроссия «Хезмәткә һәм оборонага әзер» физкультура-спорт комплексының аерымлык билгеләрен тапшырды.
Янгын сүндерүчеләр өчен көч, чыдамлык һәм яхшы физик әзерлек — һөнәри эшчәнлекнең аерылгысыз өлеше. ГТО нормативларын үтәү дә моның ачык дәлиле.
53 нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләрен лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, имин хезмәт һәм яңа спорт уңышлары телибез!
ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов
Нет комментариев