Яшел Үзән

430 мең сум акча аласың киләме?

Балык тоту сәнәгате тармагында җиһазларны ремонтлау буенча механик Россиядә иң күп хезмәт хакы алучы икән. Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Известия»газетасы.

Басма мәгълүматлары буенча, гади механикның хезмәт хакы аена 430 мең сум чамасы чыга икән.
Россия Балык тоту берлеге директоры Сергей Гудков «Известия» гә механикларның уртача кереме, гадәттә, 200 мең сумнан артмый, ә рейтингта күрсәтелгән сумма хезмәткәр бик кирәк вакытта, аерым очракта түләнергә мөмкин, дип белдерде.
Иң табышлы эш урыннары исемлегендә 330 мең сум хезмәт хакы белән күмер чыгару сәнәгате тармагында участок башлыгы һәм самолет пилоты. Алар икенче урында.
Шулай ук, гыйнвар-июль айларында иң күп түләнә торган ун эш урыны исемлегенә: сәүдә өлкәсендә коммерция директоры һәм кунакханә мөдире (290 мең сум), нефть-газ сәнәгате тармагында эшләүче программист (270 мең сум), спортчы-инструктор (250 мең сум), шеф-пешекче (230 мең сум), тау кисү машинисты (225 мең сум) һәм эретеп ябыштыручы (210 мең сум) кергән. Эхх, булсын иде бездә дә шундый хезмәт хаклары. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: