28 августка һава торышы
Яшәеш

28 августка һава торышы

Начар метеорологик күренешләр күзәтелә: Татарстан Республикасы территориясендә 28 августта төнлә һәм көндез урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга җитәргә мөмкин.

Аязучан болытлы һава. 
Вакыты белән яңгыр. 
Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан секундына 8-13 метр, көчәйгәндә урыны белән 16-21 метрга кадәр җитәчәк. 
Төнлә һаваның минималь температурасы +7..+9º, көндез исә максималь температура +11..+13º булуы көтелә.


Нет комментариев